Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022-2023 елларга Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады. Премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 70%ын 35 яшькә кадәрге авторлар төркеменәннән торган яшьләргә, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешендә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 19 декабренә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: https://utalents.ru/event/konkurs-po-prisuzhdeniyu-respublikanskoy-premii-imeni-mdzhalilya. Өстәмә материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113а йорт, 2 нче бина. 2023 елның февраль аенда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләү булачак.

Җомга, 7 октябрь 2022, 14:17