Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Өлкән буын декадасы кысаларында Сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы пациентлар өчен бәйрәм концерты оештырылды. 

Көмеш яшьтәге чаллылыларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев котладылар.

"Без һәм чаллылыларның киләчәк буыннары сезгә – ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, беренче төзүчеләргә һәм үзебезнең яраткан әниләребезгә, әтиләребезгә, әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Сезнең энтузиазмыгыз нәтиҗәсендә без бүген илебезнең иң матур һәм төзекләндерелгән шәһәрләренең берсендә яшибез һәм эшлибез", – диде Ирина Сәгыйдуллина.

Котлаулардан соң куелган концерт, бәйрәм атмосферасын тагын да ямьләндереп җибәрде. Өлкән буын вәкилләре «Энергетик» мәдәният сарае артистлары башкаруында җырлар тыңладылар, үзләре дә аларга кушылып җырладылар, аралаштылар һәм чәй табына артында яшьлекләрен искә төшерделәр. Бәйрәм ахырында һәр пациентка бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 7 октябрь 2022, 16:25