Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада шәһәрнең санитар һәм эстетик торышын тәэмин итү максатыннан көзге айлык уза. Бу вакыт эчендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан һәм яфрактан чистарту, газоннарны тигезләү, агачларны һәм куакларны санитар кисү һәм утырту, чәчәк түтәлләрен казу, күпьеллык үләннәрне казу, үсемлек калдыкларын һәм чүп-чарны чыгару эшләре башкарылды.

Шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту буенча чараларда 1200дән артык предприятие катнашты. Октябрь башыннан Яр Чаллыда 8 932 агач һәм куак утыртылган. Бүген дә агач утырту буенча өмә үтте. Тынычлык проспекты буенча КАМПИ тулай торагы белән «Сәүдә кварталы» сәүдә үзәге арасында 50 тирәк утыртылды.

Үзәк районы территориясендә айлык башыннан бирле 892 агач утыртылган. Комсомол районында 2 рөхсәтсез чүплек бетерелгән: Аэродромная һәм Минзәлә трактында. Атна дәвамында идарәче компанияләр хезмәткәрләре тарафыннан йорт яны территорияләрен җыештыру, яфрак, ботаклар җыю һәм чыгару, агачларны кронировкалау, чәчәк түтәлләрен рәткә китерү, чүп-чар җыю, ком әзерләү, резина чыгару, газоннарны тигезләү эшләре бара. Автозавод районы Җиңүгә 40 еллыгы урамында 63/11 торак йорты артында 100 чыршы һәм 100 миләш утыртылды.
Шимбә, 8 октябрь 2022, 12:57