Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Үзәк район администрациясе 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә традицион «Өлкән яшьтәгеләр олимпиадасы» спорт бәйрәмен үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Бәйрәм башланыр алдыннан ярышларда катнашучылар алдында "Сюрприз"эстрада-спорт биюенең хореография коллективы чыгыш ясады.

Ярышларның төп максаты - өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыру. Олимпиадада катнашучыларның һәрберсе истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.

Шимбә, 8 октябрь 2022, 13:27