Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыдан Казанга өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлыларның туганнары өчен автобус оештырылды. 9 гаилә, барлыгы 16 кеше бүгенге көндә республика башкаласында булган туганнары һәм якыннары белән очрашу оештыруны сорады. Кайбер гаиләләргә предприятиеләр, очрашуга барырга, якшәмбе көнендә мөмкинлек бирделәр, әлеге предприятиеләрдә аларның туганнары, ирләре эшли.

"Казанга, танк училищесына ирләре, балалары, якыннары янына барырга, гаиләләр өчен автобус оештырдык", – дип билгеләп үтте Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов.

Ул шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча алып барыла торган мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә барулары турында да сөйләде. Вера Ивановна Крусс улының хәлен белергә дип бара. Улының өйгә кайту мөмкинлеге бар иде, ләкин ул, ир-егет хезмәт итәргә тиеш дип, калырга карар кылган.

Тормыш иптәше Эльнара Зәйдуллина ире сораган өчпочмакларны алып барды: «Без борчылып торабыз, әмма иремнең рухы күтәренке, барысы да яхшы дип әйтә».

Шәһәр яңалыклары белән танышу өчен, социаль медиага язылырга мөмкин. Телеграм - каналда: https://t.me/nabchelnyofficial; Одноклассникларга сылтама: https://ok.ru/group/66799314468914; «ВКонтакте»да: https://vk.com/nabchelnyofficial.

Якшәмбе, 9 октябрь 2022, 14:02