Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы баш шәфкать туташы Гөлназ Шәүкәт кызы Гарипова инициативасы белән, шәһәр медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Ул остазлык институтына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән. Җиңү өчен 5 команда көрәште: 2нче кардиология, реанимация, терапия, 1нче неврология, урология бүлекләре.

Яшь белгечләр үз остазлары җитәкчелегендә алган күнекмәләрен күрсәттеләр: авыруның кичектергесез хәлен билгеләделәр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү алгоритмын төзеделәр, практикада периферик катетер куелышын башкарыла һәм иҗади биремгә юмор белән якын килделәр – урта медицина персоналының бер эш көнен күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышларын хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташы эше буенча баш штаттан тыш белгече Эльвира Кустовская, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Яр Чаллы профсоюз оешмасы рәисе Любовь Ховрычева бәяләделәр.

Нәтиҗәдә 2нче кардиология бүлеге командасы җитезрәк һәм остарак булып чыкты. Җиңүче дип өлкән шәфкать туташы Наталья Шеломенцева табылды. 

Дүшәмбе, 10 октябрь 2022, 10:57