Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры кушуы буенча Чаллыда мобилизацияләнгән гаиләләргә йөрү эше актив алып барыла. Яр Чаллыда өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлы гражданнарның гаиләләренә чыгу, алар белән танышу дәвам итә.

Бүген Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов Ленар Максутов гаиләсендә булды. Әнисе Элеонора Эдуард кызы игезәк улларының берсен озата. "Динар өйдә калды-ул өйләнгән, хатыны авырлы. Ленар үз теләге белән китте. Ул хәтта алдан ук та әйтмәде, китәр алдыннан гына хәбәр итте. Кичә аның янында танк училищесында булдык, моңа бик сөенде, киткәнче тагын бер тапкыр күрешергә планлаштырабыз".

Ленарның әтисе Әфганстанда хезмәт иткән. Башта өйдә егет шаярта дип уйлыйлар, чөнки чакыру кәгазе килми. Әмма Ленар хәбәр итүгә үк, җылы киемнәр җыя башлыйлар. Берәр нинди сорау туса яисә ярдәм кирәк була калса дип, Эдуард Фәттахов Элеонорага шәхси номерын калдырды.

Эдуард Фәттахов Максутовлар гаиләсе аңа таныш булуын әйтте – берничә ел элек ул торак белән гаиләгә ярдәм итә. Кечкенә балалар бакчачылык ширкәтендә яшәмәсен өчен ул аларны тулай торакка урнаштыра. Хәзер дә ярдәм дәвам итәчәк.

Дүшәмбе, 10 октябрь 2022, 11:51