Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 һәм 29 октябрьдә "Нур" яшьләр үзәгендә студентлар активы мәктәбе узачак. Анда Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары катнашачак. Проектны тормышка ашыру ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән узачак. Актив мәктәбе шәһәрнең студент яшьләрен студентлар иҗтимагый оешмалары эшендә катнашуга җәлеп итүгә, аны берләштерүгә һәм алга таба төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен берләшүгә юнәлдерелгән. Катнашучыларны яшьләр белән эшләүнең уникаль практикасына өйрәтү, оештыру эшчәнлеге дөньясына чуму, практик биремнәр һәм үз амбицияләрен тормышка ашыру көтә.

Сишәмбе, 11 октябрь 2022, 08:23