Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары булган депутат ярдәмчеләре катнашында белем бирү семинары узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина мондый чараларны хәзерге заман шартларында уздыру зарурлыгын билгеләп үтте. "Социаль медиа безнең тормышта мөһим роль уйный. Шәһәр Советы депутатлары зур эш башкара һәм аның халыкка дөрес җиткерелүе бик мөһим. Шулай ук кире элемтә дә кирәк , - диде ул.

«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Юлия Манина Чаллы Шәһәр Советы депутатларының, партия әгъзаларының социаль челтәрләрдә актив эшләвен, социаль челтәрләрнең барлык платформаларында катнашуын билгеләп үтте.

Сишәмбе, 11 октябрь 2022, 14:57