Мы в социальных сетях

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында мәдәни традицияләрне саклау, шулай ук үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан «Россия исемнәре» IX Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале үткәрелә. Конкурс 5 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр бөтен Россия территориясе буенча онлайн уздырыла. Фестиваль биш номинациядә үткәрелә: вокал һәм инструменталь башкару, хореография, сәхнә һәм рок сәнгате. Конкурс өлешеннән тыш, фестиваль кысаларында киң белем бирү һәм мәдәни программа каралган: педагоглар өчен Россиянең әйдәп баручы белгечләренең мастер-класслары, «түгәрәк өстәлләр» һәм экспертлар белән иҗади очрашулар, Россиянең халык һәм атказанган артистлары катнашында җиңүчеләрнең гала-концерты.

"Россия исемнәре" балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең сайлап алу этаплары узачак: 22.10 - 23.10-Пятигорск, Кооператив ур., 42, Җиңү Паркы 26.10»29.10-Сочи, Вардане Бистәсе, "Шекна" ОК 05.11-06.11-Хабаровск, Клуб ур., 1, "Тимер юлчылар" мәдәният йорты 12.11 - 13.11 –Владивосток, Гоголь ур., 39 а , «Андеграунд»театр-концерт комплексы Финал Ростов-на-Дону шәһәрендә 21 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Гагарин мәйданы, 1, ДГТУ Конгресс-холлы адресы буенча узачак.
Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 13:08