Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәге Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Без бу дөньяны сакларга тиеш» шәһәр фестивале үткәрә. Фестивальдә шәһәрнең югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары – аерым башкаручылар да, иҗади коллективлар да катнаша ала. Фестиваль барышында конкурсантлар үз чыгышларын номинацияләрдә күрсәтәчәк: * "Вокал-соло", *" Вокал-ансамбль" (дуэт, трио, квартет һ. б.), • "Хореография" - соло/ансамбль (дуэт, трио, квартет һ. б. д бүленә),

* "Нәфис сүз", * "Театральләштерелгән тамаша», • "Оригиналь жанр." Катнашучыларның талантына һәм иҗатына профессиональ экспертлар: мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профессиональ музыкантлар, артистлар, педагоглар, режиссерлар бәя бирәчәк. Фестиваль 1 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак.
Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 13:27