Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мәдәният» тармагының башлангыч профсоюз оешмалары әгъзалары арасында «Минем әнием – иң яхшысы!» конкурсына старт бирелде. Конкурсны Яр Чаллы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы шәһәр комитеты ярдәме белән 1нче балалар сәнгать мәктәбе оештыра. Чараның максаты хатын-кыз статусын һәм ана ролен күтәрү, гаиләне ныгыту; балалар һәм яшүсмерләрдә сәнгать иҗатының мөһимлегенә игътибарын җәлеп итү, мәдәни традицияләрне, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклау; талантларны ачыклау, аларны күтәрү һәм бүләкләү, аларга иң яхшы иҗади эшләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү.

Конкурста 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге өч яшь категориясе буенча үткәрелә һәм анда «Мәдәният» тармагындагы башлангыч профсоюз оешмалары әгъзаларының балалары катнаша ала: 3-5 яшь; 6-9 яшь; 10-14 яшь; 15-18 яшь. Конкурс 2022 елның октябреннән 21 ноябренә кадәр гамәлдә.
Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 13:30