Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе, коммерцияле булмаган оешмаларда балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан оештырылган грантлар конкурсының «Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс кысаларында "Синең волейбол" профилактик чаралар комплексы проекты, 450 000 мең сум күләмендә тормышка ашырылачак. Аңа Яр Чаллы шәһәре студентлары арасында волейбол буенча ярышлар оештыру һәм уздыру, студентлар өчен профилактик чаралар сериясе керәчәк: сәламәт яшәү рәвеше темасына студентлар белән халык арасында наркоманияне профилактикалау календарьлары һәм брошюраларын өләшеп очрашулар узачак, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше темасына видеоролик әзерләнәчәк.

Волейбол буенча ярышларны ноябрьдә уздыру планлаштырыла, ярышларның гомуми приз фонды 100 мең сумнан артык булачак. Шулай ук җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм бренд медальләре биреләчәк, иң яхшы уенчылар билгеләнәчәк.

Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 13:35