Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗибика Хафиз кызы Баһавиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм «Балкыш» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Татьяна Саунина котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Хаҗибикә Хафиз кызы ТАССРның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган. 8 сыйныф тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1949 елда Казанга күчеп килә.
1953 елда Абдулла Баһави улы Баһавиевка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Хаҗибикә Хафиз кызы «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында әзер продукцияне тапшыручы булып эшли. 1991 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Алар тормыш иптәше белән 2 бала, 1 онык һәм 1 оныкчык үстергәннәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 17:04