Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясенең моношәһәр фондында моңа кадәр процентсыз займ алган «Челны Холод» ААҖнең иң эре туңдырма җитештерүчеләренең берсе (хәзер барлык функцияләр дә ВЭБ.РФгә тапшырылган) туңдырма цехының җитештерү куәтен арттырган. Бу максатларга 250 млн сум бүлеп бирелгән. Инвестицион проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча моношәһәр икътисадына 1,3 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән.

Проект кысаларында вафля касәләренә һәм рожокларга туңдырма тутыру һәм фасовкалау өчен җиһазлар сатып алынды. Мондый ярдәм гамәлдәге туңдырма җитештерүнең куәтен икеләтә арттырырга мөмкинлек бирде. «Кече шәһәрләр үсеше өчен комплекслы якын килү мөһим. ВЭБ.РФ ярдәме Татарстан моношәһәрләре инфраструктурасын камилләштерергә, аларның коммерция һәм социаль перспективаларын үстерергә ярдәм итә. Корпорация белән берлектә без, инвестпроектларны тормышка ашыру, гражданнарның тормышын тәэмин итү һәм яңа эш урыннары булдыру өчен уңайлы шартлар тудырып, эшмәкәрләргә ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Предприятиедә өстәмә 20 яңа эш урыны булдырылды.

Чәршәмбе, 12 октябрь 2022, 17:22