Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан 14 октябрьдән 7, 12, 13 һәм 27 маршрутлары автобусларында QR-кодлар ярдәмендә юл йөрү өчен түләү гамәлгә кертелә. Моның өчен әлеге автобус маршрутлары салоннарында QR стикерлары һәм түләү буенча кыскача инструкция урнаштырылган. Пассажирга смартфонга "ТР Транспорт картасы" кушымтасын кертергә, телефон номеры буенча теркәлергә һәм банк картасын бәйләргә кирәк. Шуннан соң кушымтада автобус салонында урнаштырылган QR-кодны сканерлау кирәк, экранда хәрәкәт итү турында мәгълүмат пәйда булачак, «түләү» төймәсенә басасы. Шоферга «түләү тарихы»ннан дата, хәрәкәт итү вакыты, маршрут номеры һәм бәясе чагылдырылган электрон билет күрсәтелә.

Яңача түләү ысулының өстенлекләре шунда, түләү онлайн режимда бара, онлайн түләү валидаторга бәйле түгел. QR коды буенча түләү бары тик банк картасында акча җитмәү сәбәпле генә кире кагылырга мөмкин, бу очракта пассажир башка юл белән түләргә тиеш. QR-код буенча йөрү өчен түләү системасын кертү уңышлы практика булган очракта, аны шәһәрнең даими маршрутлары буенча йөрүче барлык автобусларда һәм трамвайларда кертү планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 08:38