Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Клара Солтан кызы Вахитова юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Ветеранны Үзәк районы администрациясе, «ЖилЭнергоСервис» ИК вәкилләре һәм микрорайонның территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе котлады. Буа шәһәрендә туган Клара Солтан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул Апас районы Дәвеш авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Казанга укырга китә, аннары юллама белән Фомкино авылына күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы мәктәптә укытучы булып эшли.

2018 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Клара Солтан кызы 3 бала үстергән, 8 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 09:10