Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 19 октябрьдә эшмәкәрләр өчен 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре, идарә компетенциясе чикләрендә, Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы буенча, 14нче йортның 3нче катында консультацияләр уздырачаклар.
Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны аша башкарыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 11:13