Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 октябрьдә 13:00 сәгатьтә 11нче олимпия резервы спорт мәктәбендә Виктор Паненко истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы кубогын ачу тантанасы узачак, анда 4 команда катнашачак: 1. "Динамо" Ульяновск шәһәре, тренеры Владимир Корнилов. 2. "Лада" Тольятти шәһәре, тренеры Виктор Чистяков. 3. "Динамо-1" Яр Чаллы шәһәре, тренеры Максим Фролов. 4. "Динамо-2" Яр Чаллы шәһәре, тренеры Максим Фролов.

Шулай ук узган турнирларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлау тантанасы узачак: Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар (Кукмара шәһәре). 2 урын-Яр Чаллы ТЭЦы хезмәткәрләре нигезен тәшкил иткән «ТАТЭНЕРГО» АҖ командасы( тренеры Руслан Григорьев менеджер Юрий Гончаренко). 70 яшьтән өлкәнрәк ирләр командалары арасында Россия чемпионаты (Анапа шәһәре). 2 урын-Татарстан Республикасы ветераннарының җыелма командасы, ул күбесенчә Чаллы спортчыларыннан тора (тренер Виктор Шибельбайн).

Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 11:36