Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы волонтер-медиклары мобилизацияләнгән шәһәрдәшләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. "Без ир-егетләребез белән чиксез горурланабыз, үзебезнең хөрмәтебезне һәм кайгыртучанлыгыбызны янәшәдә булу белән дәлиллибез", – дип уртаклашты Чаллы медицина көллиятенең икенче курс студенты Даша Щеглова.

Битараф булмаган кшеләр шефлык ярдәме җыю пунктларына җылы әйберләр һәм азык-төлек алып килә." "Нәрсә генә алып килсәләр дә, җан җылысын төреп алып киләләр. Әбиләр үз куллары белән носки, бияләйләр, баш киемнәре бәйлиләр. Боларның барысыннан да өй ис килә", - диде «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина. Сәнгать мәктәбе укучылары Ватан, йорт һәм табигать турында рәсемнәр ясыйлар. Волонтерлар рәсемнәрне һәр тартмага җентекләп туплыйлар, шунда ук сакчыларыбызга изге теләкләр теләп кулдан язылган хатлар да салалар.

Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 11:47