Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда психологик-педагогик сыйныфларны ачу тантанасы узды. 42 нче мәктәпнең актлар залына психологик-педагогик сыйныф укучылары, педагоглар, кураторлар һәм дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 150дән артык психологик-педагогик класс эшли. Аларның эшчәнлеге педагог һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. "Педагог һөнәре коммуникабельле булырга, иҗат итәргә, коллектив белән эшләргә өйрәтә. Бу тормышта бик кирәк булган осталык һәм компетенция. Сезнең актив, кызыксынучан булуыгызны, күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр белүегезне телим. Көн саен сезгә яңа белем, яңа максатлар китерсен, ирешкәннәрегездә туктамасын, яңа биеклекләрне яулагыз!",- дип тәбрикләде укучыларны яңа статус белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова.

Укучыларны сәхнәдән күңелле номерлары белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты иҗат коллективлары котлады, җавап сүзе итеп 42 нче мәктәпнең яшь артистлары чыгыш ясады. Символик укучы билетын тапшыру бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды. Аны Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәргиз Кашапов тапшырды. Чаллының 500гә якын укучысы «психологик-педагогик класслар»проектында катнашты. Сынау проекты бер ел элек Чаллы дәүләт педагогия университеты тарафыннан гамәлгә ашырылган иде. Югары уку йорты белем бирү оешмаларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә, шулай ук педагогия, психология һәм башка профиль фәннәр буенча мәктәп укучыларын өстәмә әзерләүне гамәлгә ашыра һәм кураторлык итә. Узган ел профильле класслар Чаллы һәм Түбән Каманың биш мәктәбендә оештырылган иде, ә бу уку елында ук проектка Чаллының 15 мәктәбе һәм Кама аръягы төбәгендәге уннан артык белем бирү оешмасы кушылды.

Җомга, 14 октябрь 2022, 13:02