Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Махсус хәрби операция» зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен матди ярдәм сорап үзләрен идарәнең территориаль бүлеге хезмәткәрләре дип танытучы мошенниклар пәйда булды. Билгесез затларның мондый гамәлләренә идарәнең мөнәсәбәте юк һәм федераль башкарма хакимият органының территориаль органы буларак, нинди дә булса максатка акча җыюны гамәлгә ашырмый, шулай ук хезмәтләр күрсәтү турындагы үтенечләр белән дә мөрәҗәгать итми.

Идарә эшмәкәрләрдән, юридик затлардан һәм республика халкыннан уяу булуларын сорый, мошенниклар хәйләсенә бирелмәскә һәм хокук саклау органнарына Роспотребнадзорның вазифаи затлары исеменнән мөрәҗәгатьнең барлык фактлары турында хәбәр итәргә куша. Идарәдә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы гражданнары, Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит ил гражданнары өчен Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт адресы буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе телефоны (843) 236-93-52, (843) 236-94-11), шулай ук «кайнар линия» телефоны (843) 236-94-11) оештырылган, анда консультация ала алачак.

Идарәдә коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен "ышаныч телефоны" эшли: 8-987-296-47-10.

Җомга, 14 октябрь 2022, 16:36