Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "КАМАЗ" мдәният сараенда Әтиләр көненә һәм Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. 

 "Мин Россиягә хезмәт итәм!" концертына ветераннар, офицерлар, югары һәм урта белем бирү студентлары, шәһәрнең кадет мәктәпләре укучылары килде.  "Бу бик мөһим көн, чөнки гаиләдә әти бик мөһим, аеруча уллар үстерүчеләргә, чын ир-атны, сугышчыны тәрбияләү өчен. Бу искиткеч бәйрәм. Бүгенге чарадан соң яшьләрнең рухы күтәрелер дип өметләнәм", - диде запастагы майор һәм ОБЖ укытучысы Рамил Фәтхуллин.

"Егетләр, сез бүген Россия Федерациясе кебек бөек һәм искиткеч илдә тууыгыз белән горурланыгыз. Татарстан Республикасында һәм Чаллы шәһәрендә яшәвегез белән горурланыгыз. Һәрчак үз илебезнең, шәһәребезнең патриотлары булуыгызны һәм ата-бабаларыбыз биргән нәрсәләрне намус белән күтәреп баруыгызны телибез", - диде Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов.

 "Ватанны, йортны һәм гаиләне саклау – һәр ир-атның мактаулы бурычы. Хәрби бурычны лаеклы үтәү, рух ныклыгы, җиңә белү күп буын россиялеләр характерының аерылгысыз өлешенә әверелде", – дип ассызыклады Чаллы Үзәк һәм Автозавод районнарының хәрби комиссары Рәшит Ильясов.

 Чара кунакларына «КАМАЗ» мәдәният сарае һәм шәһәр иҗат коллективлары һәм солистларының күңелле тематик номерлары тәкъдим ителде.

Күрсәтмә номер белән Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче мәктәп кадетлары чыгыш ясады.


Җомга, 14 октябрь 2022, 16:56