Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ел саен «Коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы архивы»на конкурс үткәрә. Конкурс «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» кысаларында уза. 

 «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» – «Үткәнне белүдән киләчәк технологияләренә» проекты белән чаллылылар җиңүче булды. Алар беренче урынны гына түгел, 1 млн сумлык гранта да ия булдылар.

Пьедесталда өченче урынны шулай ук Чаллының – «Домкор Индустрия» оешмасы алды, аңа «Архив заманча шартларда» проекты белән өченче урын яулады һәм 500 мең сумлык грант бирелде. Отылган грантлар архив документларын саклауның норматив шартларын тәэмин итүгә, шул исәптән архив саклау урыннарын җиһазлауга һәм оешма архивын мәгълүматлаштыруга тотылачак.

Шимбә, 15 октябрь 2022, 14:24