Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Психолог профессионал беренчедән, ир-ат яки хатын-кыз бишенчедән",-дип белдерә 7 нче поликлиниканың медицина психологы Илдар Хәбибуллин. Ул хатын-кызлар консультациясендә пациентларга, шул исәптән йөкле хатын-кызларга, шулай ук җитди җәрәхәтләр һәм оператив интервенцияләр кичергән реабилитация бүлегендә, ковидтан соң синдромлы пациентларга консультация бирә. Илдар Рәхимовичның пациентлары, күпчелек очракта, хатын-кызлар. "Ир-ат психолог аларны гаҗәпләндерми, - дип билгеләп үтә белгеч, - киресенчә, поликлиника штатында үз медицина психологы булуы шаккатыра".

5 ай эчендә белгечкә 626 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган пациентлар да бар. Барысына да квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелгән. Илдар Рәхимовичның медицина психологиясендә зур тәҗрибәсе бар.

Илдар Хәбибуллин белән бергә 7 поликлиника пациентларына күңел тынычлыгын кайтарырга психолог Айгөл Сорокина ярдәм итә. Аның янына консультациягә, нигездә, хатын-кызлар килә. Эшләү дәверендә психологик ярдәм сорап нибары 2 ир-ат мөрәҗәгать иткән. Еш кына наркоманиядән интегүче пациентларның туганнары психологка мөрәҗәгать итәләр. Психолог үз эшендә заманча практикалар куллана: проект методикалары, рәсем тестлары, арт-терапия элементлары һ.б.

Шимбә, 15 октябрь 2022, 13:24