Гомумшәһәр өмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендә «Профит» компанияләр төркеме хезмәткәрләре гадәттәгечә Сидоровка паркы, «Комсомольский» паркы территорияләрен җыештырдылар. 1, 3, 5 һәм 9 нчы мәктәпләр, шулай ук Комсомол районы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә органнарына чүп-чар чыгару техникасы белән ярдәм иттеләр. Территорияләрне җыештыруга барлыгы 150 кеше һәм 8 берәмлек техника чыкты. Иске яфраклар һәм ботаклар, шулай ук кипкән яфраклар җыелды, чүп-чар белән 8 Камаз чыгарылды.
Өмә гаилә бәйрәме дә - күпләр анда балалар белән килделәр, үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәттеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 15 октябрь 2022, 13:33