15 октябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Строитель» стадионы каршындагы мәйданда, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә дәвам итте.
Сәүдә мәйданнарына 38 млн сумга 1300 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Ярминкәдә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 22 октябрьдә расланган мәйданнарда узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 15 октябрь 2022, 13:38