Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында бүген гомумшәһәр өмәсе үткәрелде, анда 33 меңнән артык кеше, 986 оешма һәм предприятие катнашты, 118 берәмлек техника җәлеп ителде. Өмә барышында 1 632 гектар территория чистартылды, 166 тонна чүп-чар чыгарылды, 506 агач һәм куак утыртылды.

Башкарма комитет җитәкчесе, Дәүләт Советы депутатлары, депутатлар ярдәмчеләре һәм Шәһәр Советы аппараты «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу комплексы артындагы 12 комплекс территориясендә 112 ылыслы агач утырттылар.

Башкарма комитет хезмәткәрләре Тынычлык проспекты буенча территорияләрне чистартуда катнашты.  

 Комсомол районы администрациясе коллективы 8/31 һәм 8/7А тирәсендәге төп фасад ягыннан урнашкан скверлар территориясен тәртипкә китерделәр.

Өмәдә катнашучылар тарафыннан районның җәмәгать киңлекләрендә дә: парклар, скверлар, һәйкәлләр территорияләре, аллеяләр чистарту буенча чаралар оештырылды.

 Суар бистәсендә 50 чыршы утыртылды, Замелекесье бистәсенең шәхси секторында санкцияләнмәгән чүплек юк ителде.

Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар, җәмәгать туклануы объектлары, сәүдә үзәкләре, гараж-төзелеш кооперативлары, бакча җәмгыятьләре өмәдә нәтиҗәле эшләделәр. Үзләренекен, тирә-юньдәгеләрне, шулай ук беркетелгән территорияләрне чистарттылар.

Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре Тынычлык проспекты буенча 3 комплектагы җәмәгать киңлекләрендә өмә үткәрделәр. Автозавод районы коллективы «Горзеленхоз» белән берлектә Тынычлык проспекты буенча Татарстан урамыннан алып 22 комплекс ягыннан «Мәктәп» тукталышына кадәр үсемлек калдыкларын һәм чүп-чар чистартуда һәм чыгаруда катнаштылар.

Гомумшәһәр өмәсендә 340тан артык коммерция оешмасы, шул исәптән сәнәгать-коммуналь зона предприятиеләре катнашты. Гомуми алганда 1250 кеше. 140 куб метрдан артык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелды һәм чыгарылды. 16 берәмлек техника җәлеп ителде. Территорияләрне яфраклардан, ботаклардан һәм чүп-чардан арындыру, куакларны санитар кисү, бина фасадларында граффитины бетерү, тукталыш комплекслары игъланнарыннан чистарту, контейнерларны һәм чүп-чарларны җыештыру кебек чаралар башкарылды.

Гомумшәһәр өмәсе кысаларында 102 мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр оешмасыннан 3540 кеше якын-тирә территорияләрне җыештыруга чыкты. Икеайлык башланганнан бирле шәһәр территориясен күпләп җыештыруда 54 868 кеше, 3 955 оешма, шул исәптән Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре, мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, актив чаллылылар, ТИҮ рәисләре, оешма, предприятие, идарәче компанияләр, бакчачылык җәмгыятьләре, гараж кооперативлары әгъзалары катнашты, 262 оешма техника берәмлекләре җәлеп ителде. Эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Шимбә, 15 октябрь 2022, 14:40