Боз сараенда беренче өй матчлары башланып китте. Анда «Челны» VS хоккей командасы 3:1 исәбе белән «Динамо-Алтай» (Барнаул шәһәре) хоккей командасын җиңде.
Уен алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җанатарларны, уенчыларны сәламләде: «Шәһәребез һәрвакыт спорт белән дус булды, һәрвакыт спорт белән шөгыльләнде. Без хоккейны яратабыз һәм хоккей уйныйбыз!». Клуб президенты билгеләп үткәнчә, хәзер командада үзләренең тормыш һәм спорт юлларын туган клублары белән бергә үтә торган бик күп уенчылар бар. Бүген Чаллы хоккее шәкерте Айдар Ханнанов Чаллы хоккеендагы 400 матчы өчен истәлекле сувенир белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 15 октябрь 2022, 20:05