"Иҗади параллель" - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Сәгыйдә Сираҗиева һәм Рият Мөхәммәтдиновның яңа уртак күргәзмәсе. Күргәзмә 1нче балалар сәнгать мәктәбенең икенче катындагы фойеда оештырылачак. Экспозициядә төрле техника: акварель, май, пастель, төсле карандашлар, гельле каләм белән эшләнгән композицияләр күрергә була. Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 21 октябрьдә 16:00 сәгатьтә була.
Татар халкының мәдәни мирасы алтын фондына кергән дистәләгән шедеврлар иҗат иткән ике рәссам. Күргәзмәдә җыелган барлык эшләр авторларның шәхси коллекцияләреннән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 09:11