Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ялларда 11нче олимпия резервы спорт мәктәбендә Виктор Александрович Паненко истәлегенә багышланган ир-ат командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы кубогы ярышлары узды. Анда 4 команда көч сынашты: "Динамо" (Ульяновск шәһәре, тренеры Владимир Корнилов) , "Лада"(Тольятти шәһәре, тренеры Виктор Чистяков), "Динамо-1" (Яр Чаллы шәһәре) һәм "Динамо-2" (Яр Чаллы шәһәре, ике команданың да тренеры Максим Фролов).

Турнирда катнашучыларны сәламләргә шәһәрнең спорт һәм физик культура идарәсе башлыгы Роман Насрединов, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, «Союз регион» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов һәм башкалар килде.

Ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәреннән «Динамо-1» командасы җиңүче булды, Ульяновскидан «Динамо» командасы икенче, Тольяттидан «Лада» командасы өченче урын алды.

Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 10:12