"Нур" яшьләр үзәгендә югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының хәрби-патриотик эшен өйрәнүгә, студентларда югары патриотик аң, Ватанга тугрылык хисе, гражданлык бурычын үтәүгә әзерлек, Ватан мәнфәгатьләрен яклау буенча иң мөһим конституциячел бурычларны формалаштыруга юнәлдерелгән смотр-конкурс узачак.
Катнашуга Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары чакырыла. Конкурс өч этапта үткәрелә:
1 этап – «Читтән торып». Катнашучы конкурсның оештыру комитетына расланган форма буенча PDF һәм Microsoft Word форматында гариза җибәрә: artlab.nur@mail.ru электрон адресына (нигезнамәнең 1 нче кушымтасы). Катнашучыларга 2022 елның 26 октябреннән дә соңга калмыйча папка тапшырырга кирәк, анда 2022 ел өчен ышанычлы мәгълүмат булырга тиеш(нигезнамә нигезендә).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 10:36