Мы в социальных сетях

Кичә Түбән Камада Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында «Идел буе кадеты – 2022» округ кадет корпусларының VI Спартакиадасы тәмамланды. Спартакиаданың ике көне эчендә укучылар спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр. Беренче көнне кадетлар строй һәм хәрби әзерлек, җиңел атлетика дисциплиналарында көч сынаштылар. Егетләрнең Россия Хәрби устав һәм хәрби тарихны белүләрен тикшерделәр.

Ярышларда катнашучылар инша яздылар һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе форматында комплекслы тест уздылар. Икенче көнне ату, граната ыргыту, автоматларны җыю һәм сүтү буенча иң яхшыларны билгеләде. Спартакиада биш чакрымга граната ыргыту белән тәмамланды. Кадетларның горурланырлык урыннары бар: егетләр югары физик һәм интеллектуаль әзерлекне күрсәттеләр, спорт һәм хәрби-гамәли дисциплиналарда яңа рекордлар куйдылар. Конкурс дисциплиналарында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, кубоклар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 10:57