Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Лидия Ефимовна Кучина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды.

Лидия Ефимовна - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Тукай районы Шайтаново авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. 1938 елда беренче сыйныфка укырга керә, башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. Сугыштан соң туган совхозында хезмәт итә, аннан 1987 елда лаеклы ялга чыга. 1954 елда кияүгә чыга, бәхетле никахта 4 бала тәрбияли. Хәзерге вакытта Лидия Ефимовнаның 6 оныгы бар. 1987 елда Чаллы шәһәренә кызына күчеп киләләр. Бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре.

Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 11:15