Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зарифә Сәлахетдин кызы Шәйхәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазиыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Зарифә Сәлахетдин кызы Башкортстан Республикасының Хайбулла районы Сукрак авылында туа. 8 класс тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1955 елда Борис Тәки улы Шәйхатуллинга кияүгә чыга. 1980 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы, Зарифә Сәлахетдин кызы торак-эксплуатация идарәсендә урам себерүче булып эшли. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергән, 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Зарифә Сәлахетдин кызы - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Ана Даны-Материнская слава» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 11:27