27 октябрьдә 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Омега» сәүдә үзәгендә «Ипотека Көне» Х гомумшәһәр ярминкәсе узачак. Банклар торак сатып алу, шул исәптән яңа ипотека программалары буенча консультацияләр үткәрәчәк. Ярминкә кысаларында банк хезмәткәрләре "Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар, махсус хәрби операциядә катнашучы затлар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары тарафыннан Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2022 елның 7 октябрендәге Федераль законны үтәү буенча сорауларга җавап бирәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 октябрь 2022, 13:10