Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Жемчужина» санаториесендә 1нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Анастасия Иванова (укытучысы Елена Юрьевна Каширская) шәхси күргәзмәсен тантаналы ачу булачак. Анастасия Иванова 2018 елның декабрендә укырга керә һәм шунда ук үзен визуаль грамота белүдә сәләтле һәм бик кызыксынган укучы итеп күрсәтә. 1нче балалар сәнгать мәктәбендә укыган вакытта Анастасия Иванова Яр Чаллы шәһәре мэры премиясенә стипендиат була.

Хәзер Анастасия Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының беренче курс студенты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Анастасия Иванова Россиянең егерменче яшьләр Дельфийск уеннарында катнашу буенча икенче этапка сайлап алынды һәм үз яшь категориясендә 1нче урынны яулады. Күргәзмәдә төрле техникада 15тән артык эш тәкъдим ителә.

Чаллылылар Анастасиянең эшләре белән "Жемчужина" санаториесенең беренче катындагы фойеда таныша алачак.

Сишәмбе, 18 октябрь 2022, 08:32