Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасы буенча Шәһәр Советы депутатлары «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында фикер алыштылар. Утырышка кадәр Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары масштаблы реконструкция үткәрелгән «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты бинасын карадылар.

2021 елда Шәһәр Советының хисап утырышында депутат Виталий Агапов республика президенты Рөстәм Миңнехановка бинаны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, шуннан соң «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты капиталь ремонт объектлары исемлегенә кертелде.

 "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина кунакларга учреждение эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде. Биредә 22 милли берләшмә урнашкан. Һәрбер берләшмәнең милли стильдә бизәлгән үз бүлмәсе бар. 214 урынга исәпләнгән тамаша залы, 80 урынга исәпләнгән тантаналар залы һәм 40 урынга исәпләнгән конференц-зал бар.

 "Чишмә"дә халык традицияләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат туплыйлар. Биредә милли берләшмәләрнең актив катнашында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итүче чаралар уза.

 Депутатлар үткәрелгән ремонтка һәм мәдәни-милли берләшмәләр эшчәнлеге өчен булдырылган шартларга югары бәя бирделәр.

 Даими комиссия рәисе Абделхак Батюшов ассызыклаганча, «Чишмә»гә никадәр күбрәк кеше йөрсә, халык коллективларында шөгыльләнсә, бер-берсе белән аралашса, шәһәрдә тормыш шулкадәр уңайлырак булачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов депутатларның игътибарын чаллылыларның милли берләшмәләргә күпчелек гаиләләре белән йөрүенә, кайбер берләшмәләрдә өч буынга кадәр тәкъдим ителүчеләр булуына юнәлтте.

Чәршәмбе, 19 октябрь 2022, 11:53