Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген чәршәмбе өмәсе узды, анда актив чаллылылар, идарәче компания вәкилләре, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкилләре катнашты. Автозавод районы территориясендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан һәм яфрактан чистарту, агачларны һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару, чәчәк түтәлләрен казу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, агачлар утырту эшләре башкарылды. В. Д. Поташов ис. Техник көллият студентлары "Мәктәп" тукталышыннан алып "КАМАЗ" мәдәният сараена кадәр Тынычлык проспекты буенча яфраклар җыйдылар. Үзәк районы территориясендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарту, газоннар тигезләү, агачларны һәм куакларны санитар кисү үткәрелде. Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре, тулы составта, 13 нче мәктәп белән берлектә, Тынычлык проспекты буендагы 3 комплексның иҗтимагый киңлегендә өмә үткәрделәр.

Комсомол районы администрациясе, «Горзеленхоз» һәм «Мирный» ТИҮ белгечләре тарафыннан чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, Муса Җәлил проспекты буенча Әдәби ишегалдында территорияне рәткә китерү эшләре башкарылды. Җитештерү һәм куллану калдыкларының бер рөхсәтсез чүплеген бетерү башкарылды. 60 куб. метр чүп чыгарылды. Суар бистәсендә яшел үсентеләр утыртылды: Көнчыгыш урамында һәм балалар мәйданчыгында 150 терәк үсентесе барлыкка килде.

9 нчы мәктәп укучылары А. Грин урамындагы скверында яфрак җыештырдылар. Районның идарәче компанияләре һәм учреждениеләре территорияләрне тиешле санитар хәлгә китерү буенча актив эш алып баралар: яфракларны чистарту, туфрак тарату, территорияне чистарту, чүп-чар чыгару, чәчәк түтәлләрен казу һ. б.

Чәршәмбе, 19 октябрь 2022, 14:34