Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Яр Чаллы шәһәренең ВФСК ГТО тестлау үзәгендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының индустриаль-педагогика көллияте студентлары өчен сәламәтлек көне узды. Өч сәгать дәвамында студентлар төрле нормативлар үтәделәр: урыннан сикерү, ятып торган халәттә кулларны бөкләү һәм сузу, аркада ятып күнегүләр башкару, 30 метрга йөгерү һ. б.

Чараны физик культура һәм спорт факультеты деканы Айдар Әхмәтов, өлкән укытучы Радик Вәлинуров һәм ярышларның баш судьясы Алексей Николаев ачтылар. Чара нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентларны һәр үтәлгән нормативлар буенча грамоталар белән бүләкләделәр.

Чарада 4-5 баскычта (15-17 яшь) 250дән артык студент катнашты.

Пәнҗешәмбе, 20 октябрь 2022, 13:16