Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда махсус хәрби операция барышында һәлак булган батыр сугышчыларны – 46 яшьлек Николай Павлович Тришкинны һәм 38 яшьлек Александр Васильевич Китовны соңгы юлга озаттылар. Матәм тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, Башкарма комитет хезмәткәрләре, сугышчыларның туганнары һәм якыннары катнашты.

"Ярты миллионлы автокала тирән кайгы кичерә - без курку белмәс сугышчыбызны соңгы юлга озатабыз. Николай Павлович хатын-кызларны, картларны һәм балаларны яклау өчен Украина җиренә хәрби зонага китте. Аның батыр исеме «Ватан-ана» мемориалына язылачак", – диде Фәрид Сәлахов Николай Павлович Тришкинның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашып.

Николай Павлович Тришкин Чаллыда туган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән. Луганск Халык Республикасы хәрби бүләкләре белән бүләкләнә. Ул 46 яшьтә иде. Ике сугышчы да Дан аллеясендә күмелгән.

«Шәһәребездә яшәүче геройны соңгы юлга озатабыз, ул үз теләге белән Украина территориясендә нацистлар кылган башбаштаклык һәм коточкыч гамәлләргә каршы тору өчен махсус хәрби операция зонасына юл тоткан. Безнең хәтердә ул мәңгегә герой, патриот, курку белмәс сугышчы булып калачак», – диде Александр Васильевич Китов хөрмәтенә узган матәм митингында Фәрид Сәлахов.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөзипов республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы исеменнән кайгы уртаклашты. Геройларның исемнәре Мәңгелек ут янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк. Барлык җеназа оештыру чыгымнарын Башкарма комитет үз өстенә алды.

Пәнҗешәмбе, 20 октябрь 2022, 12:30