Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәисә Садриева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Рәисә Садриева ТАССРның Минзәлә районы Дәвек авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 3 классын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, кичләрен авылдашларына фронтка хатлар язарга булыша. 1948 елда Пермь шәһәренә күчеп килә. 1956 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Садриев Рафитка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Молотов ис. 172нче хәрби заводта кайнар цехта эшли. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Тормыш иптәше белән бергә 3 бала үстергәннәр, оныклары һәм оныкчыклары бар. Рәисә Садриева - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 20 октябрь 2022, 16:50