Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мөслим районы Меллә-Тамак авылында туган Сөмәя Гыйлай кызы Нуретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сөмәя Гыйлай кызы Нуретдинова юбилее белән котлау хаты алды. Ветеранны Үзәк район администрациясе, «Энтузиаст» ИК вәкилләре һәм микрорайонның территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе котлады.

Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 1951 елда Актаныш районының Яңа Әлем авылына күчеп килә, анда китапханә мөдире булып билгеләнә. 1961 елда гаиләсе белән Мөслим районының Михайловка авылына күчеп килә, анда китапханә мөдире, аннары авыл советы рәисе булып эшли. 1974 елда Яр Чаллы шәһәрендә килеп төпләнә, анда лаеклы ялга чыкканчы Камгэсэнергострой АТХ-7дә эшли. Сөмәя Гыйлай кызы 1 ул тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 20 октябрь 2022, 14:53