Эшләүче яшьләрнең 30 командасы Престиж кубогына интеллектуаль чемпионаты яңа сезонының беренче уенында катнашты. "Корал тарихы. Иҗат һәм эволюция" - яшь интеллектуалларга уйланырга туры килгән тема шулай яңгырады. 24 сорау хәзерге корал төрләрен дә, аларның барлыкка килү тарихын да колачлады. Чара «Нур»яшьләр үзәгендә узды. Уенда «КАМАЗ», «Челны-Бройлер», «Челны Водоканал», «ЗаряД» предприятиеләре командалары, Яр Чаллы җылылык челтәрләре, «Аммоний» АҖ, «Аэропорт Бегишево», «РУ-Инжиниринг», 2нче балалар поликлиникасы, балалар бакчалары җыелмасы , «Акибанк» һәм башкалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:бүленде:
1 урын - «Droogi» җыелма командасы;
2 урын - "КамАЗ" ААҖнең "Типа интеллектуалы";
3 урын – «А мы тут так поржать» ШЭ Снигерев командалаоы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 октябрь 2022, 11:21