Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада территорияне төзекләндерү буенча көзге айлык кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген Башкарма комитет хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы проспекты буенча Раскольников урамыннан Чулман проспектына кадәр 37 комплекс ягыннан 135 төп агач утырттылар. Рәис Беляев урамы буенча Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр чүп-чар һәм яфраклар җыелды. "Горзеленхоз" хезмәткәрләре Сарман трактында 27а торак йорт ягыннан 95 сирень куагы утырттылар.

Көзге санитар-экологик айлык башыннан Үзәк һәм Автозавод районнары территориясендә 3 чәршәмбе һәм 4 шимбә өмәсе оештырылды. Бу вакыт эчендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан һәм яфрактан чистарту, агачларны һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару, чәчәк түтәлләрен казу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, агачлар утырту эшләре алып барылды. Автокалада барлыгы 13 461 агач һәм куак утыртылган (Комсомол районы – 5 088 шт., Үзәк районы– 3 839 шт., Автозавод районында – 4 534 данә).

Шимбә, 22 октябрь 2022, 12:15