Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанга автобуслар шәһәр администрациясе тарафыннан оештырылган. Казанга мобилизацияләнгән туганнары янына баручылар белән бергә куратор, оештыручылар буларак шәһәрнең өч районы башлыгы - Винер Харисов, Эдуард Фәттахов, Фидарис Хәбибуллин да кузгалды. Винер Харисов: "Барысы да очрашуны көтә!" Эдуард Фәттахов:"Без гаиләләрнең үтенече буенча мобилизацияләнгән якыннары янына баруны оештырдык: кемдер заявкаларны үзе бирә, кемнедер үзебез чакырдык, кемдер үз көче белән бара". Фидарис Хәбибуллин: "Бездә 33 кеше заявка бирде, ә 36 кеше килде. Барысына да урын җитте".

Чаллылылар һәм район башлыклары үзләре белән бүләкләр, хәрби бурычлыларга өй ризыклары алып барды. Укучылардан солдатларга җиңүгә рухландыручы хатлар тапшырдылар.

Якшәмбе, 23 октябрь 2022, 14:57