Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы коллектив әгъзаларының 70-80% вакцинациясе бу коллективта грипп белән авыручылар санын аерым очракларга киметә яки бөтенләй булмауга китерә.

«Яр Чаллы шәһәренең медицина учреждениеләрендә 336897 гражданга вакцинация үткәрү планлаштырылган, шуларның 246203е олылар һәм 90694 балалар. Хәзерге вакытта балаларга һәм олыларга прививка ясау актив үткәрелә. Шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дә дәвам итә, - дип билгеләп үтте Александр Николаев. - Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында, шул исәптән Чаллы шәһәрендә дә, грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк һәм нәкъ менә хәзер вакцинация узу өчен уңайлы вакыт».


Узган атнада автокалада кискен сулыш юллары инфекцияләре белән авыручылар саны 10000 кешегә 49,07 очрак тәшкил итте, бу эпидемия бусагасыннан 16,4% ка һәм узган атна дәрәҗәсендә. Грипп очраклары булмаган.

Бөтен чорда шәһәрдә 26298 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Йогышлы авырулар хастаханәсендә, 2нче шәһәр поликлиникасында һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә буш урыннар бар.

Дүшәмбе, 24 октябрь 2022, 09:00