Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында гомер итүче тыл хезмәтчәне Анастасия Евстафьевна Чекалова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Анастасия Евстафьевна Башкортстанның Броби авылында күп балалы гаиләдә туа. 14 яшеннән колхозда эшли башлый, 7 сыйныфны тәмамлый. Җәйге чорда авылда төрле эшче булып йөри.

Кияүгә чыга. Ире белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеранны 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны тәбрикләүгә 28 комплексның ТИҮ рәисе Люция Мостафина да кушылды.

Дүшәмбе, 24 октябрь 2022, 13:24