Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрдән азык-төлек, кыр кухнясы өчен җиһазлар белән йөк машиналары чыкты. Йөк машиналарын җибәрү яр буе паркы мәйданыннан оештырылды. Лисичанскига Рөстәм Гатин җитәкчелегендә 6 пешекчедән торган команда китте. Алар халык өчен ике кыр кухнясы эшен оештыралар. Лисичанскига җибшрелгән: консервланган ит, карабодай ярмасы, шикәр комы һәм тоз, он, пластик тәлинкәләр һәм кашыклар, халыкка тарату өчен башка товарлар. Йөк җибәрүнең гомуми авырлыгы 40 тонна. Йөк ташуны Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллинның "Далини" компаниясе оештыра.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, катнашучылар алдында чыгыш ясап, болай диде: "Бүген без егетләребезне тыныч халыкка ярдәм күрсәтә алсын өчен җибәрәбез. Лисичанскига баручы команда кыр, шәһәр, салкын вакыт шартларда балаларны, хатын-кызларны һәм картларны ашата алачак" , - диде ул. Мэр Рөстәм Гатинның әти-әнисенә илнең лаеклы гражданинын тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Чаллы зыян күрүчеләргә ярдәм итү эстафетасына актив кушылды: август аенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхси инициативасы белән Ростов өлкәсендә урнашкан хәрби частьнең беренче шефлык ярдәме партиясе оештырылды. 110 тоннадан артык йөк шәхсән мэр тарафыннан Россия хәрбиләренә тапшырылган. Сентябрьдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чираттагы шефлык ярдәме партиясе җибәрелде.

Дүшәмбе, 24 октябрь 2022, 15:16