Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданнан җыелма пунктларга өлешчә мобилизацияләү кысаларында чаллылылар белән ике автобус китте. Барлык мобилизацияләнүчеләр дә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 20 мең сум күләмендә акча, беренче вакытка кирәкле продуктлар салынган рюкзаклар алды. Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм фонды акчасына эче җылытылган резин итекләр сатып алынды, аларны хәрби хезмәткәрләргә тараттылар. Калганнарын хәрби бурычлылар хезмәт өчен турыдан-туры танк училищесында алачаклар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларга мөрәҗәгать итте: "Ватанны сайламыйлар, Ватан бер генә була. Монда без тудык, өйрәндек, эшлибез, монда туган-туфрагыбыз һәм ата-бабаларыбыз каберләре. Монда безнең газиз җиребез һәм бүген вакыт безне сайлады. Без-сугышчыларның, офицерларның, солдатларның һәм хәрби бурычлыларның хәзерге буыны, өлешчә мобилизация турындагы Указ кысаларында Ватаныбыз куйган бурычларны үтәячәкбез".
Мэр мобилизацияләнгәннәр утырган автобусларга кереп, егетләргә үз теләкләрен җиткерде. Автобуслар көчле алкышлар астында Казанга кузгалды.

Сишәмбе, 25 октябрь 2022, 10:06